Таһир Ибраһимовка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены тапшырылды
Борнаш авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Каратун станциясендә яшәүче, “Ибраһимов һәм К” хуҗалыгын җитәкләүче Таһир Ибраһимовка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәртәбәле бүләк - «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены тапшырды.
(21 октябрь, “Апастово-информ”).
Ленин исемендәге колхозда тракторчы, агроном булып эшләп ышаныч яулаган, авылдашлары фатыйхасы белән югары дәрәҗәләргә күтәрелгән ул. 1976 елда аны “Победа“ колхозына баш агроном итеп билгелиләр. Аннан инде җитәкче урыннарга күтәрелә. “Восход“, “Заря“, “Татарстан“ колхозларында рәис булып эшли. Бу елларда тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсен тагын да арттыра. Кайсы авыл халкы белән эшләсә дә, хезмәткәрләргә зур ышаныч һәм хөрмәтен кызганмый. Үзе таләп иткән хезмәт һәм тырышлыкны ихтирам, игътибар һәм ярдәм белән кайтара. Чын хезмәт кешесеннән берни дә кызганмый.
1994 елда Таһир Ибраһимов “Свердлов“ совхозы базасында оешкан “Дуслык“ авыл хуҗалыгы кооперативын җитәкли башлый. 2003 елда “Ибраһимов һәм К“ крестьян-фермерлык хуҗалыгын оештыра. Бүгенге көндә ул “Ибраһимов һәм К“ хуҗалыгы җитәкчесе. “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре“ исеменә, “Халык мәгарифе отличнигы“ күкрәк билгесенә һәм республика дәрәҗәсендәге күп санлы Рәхмәт хатларына, Мактау кәгазьләренә ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев