Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Талисман күз тиюдән коткарамы?

Күз тию турында Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) хәдисендә болай диелә: “Күз тию дөяне дә үтерә, кешене дә кабергә кертә”. Бу сүзләрдән күз тиюнең нинди җитди нәрсә икәнен аңларга була. Күз тию дигән нәрсә күп халыкларда, күп диннәрдә, шул исәптән Ислам динендә дә күз тию дигән төшенчә бар. Мөселманнарга күз тиюгә каршы муенга бөти (талисман) тагу дөресме?

Ләкин күз тиюне булдырмау өчен тәнгә төрле әйбер тагып йөрү – хаталы эш. Әлбәттә, тәннең (киемнең) кайсы җирендә булса да ялтыравыклы яки башка шундый күзгә бәрелеп тора торган әйберне тагып, “кешенең игътибары шул әйбергә тартылып, күзе тимәс” дигән ышануларга нигезләнгән. Бу ысул белән балаларны явыз күздән сакламакчы булалар.

Хәлбуки, күз тиюгә каршы иң яхшы чара һәм дәва – Коръән Кәримнән сүрәләр уку. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) һәм аның сәхабәләре заманында бу ысул уңышлы кулланылганы мәгълүм. Гадәттә, күз тиюгә каршы “Фатиха”, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләре, “Аятел-Көрси” һәм “Каләм” сүрәсенең 51-52нче аятьләре укыла, дип яза “Дин вә мәгыйшәт” гәзите.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) Хәсән белән Хөсәенгә күз тимәсен дип мондый дога кылган: «Әгүүзү бикәлимәәтилләәһит-тәәммәти миң күлли шәйтааниү үә һәәәммәти үә миң күлли гәйнил ләәммәһ”. (Тәрҗемәсе: “Һәр шайтаннан, зарарлы әйберләрдән hәм начар күзләрдән сүзләрнең хөрмәтенә Аллаһыга сыенам”).

Күз тиюдән бу аятьне уку киңәш ителә:
“Үә ий-йәкәәдүлләзиинә кәфәруу ләйүзликуунәкә биәбсаариһим ләммәә сәмигүззикра үә йәкуулүүнә иннәһүү ләмәҗнүүүн. Үә мәә һүә илләә зикруль лиль-гәәләмииин”. (“Каләм” сүрәсе, 51-52нче аятьләр). (Тәрҗемәсе: “Чынлап та, шул кәферләрнең, Коръәнне ишеткән вакытта, сине күзләре белән бәреп егасы килә иде. “Ул, hичшиксез, акылдан язган кеше», ‒ дияләр. Ә бит Коръән бөтен галәмнәр өчен шәфкатьтән башка бер әйбер дә түгелдер”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2022-07-19/talisman-k-z-tiyud-n-kotkaramy-2878520

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев