“Татар җыры” зур сәхнәгә чыга
"Татар җыры" конкурс-фестивален быел Казанның Муса Җәлил исемендәге опера-балет театры сәхнәсенә чыгарачаклар. Оештыручылар моның белән генә чикләнеп калмаячак, декабрь ае башында Мәскәү Кремле Съездлар Сараенда ике-өч көнлек зур тамаша үткәрергә булганнар. Зур сәхнәләрдә татар көйләрен төрле стильдә башкарачаклар, җырчылар танылган оркестр, джаз һәм бию төркемнәре озатуында чыгыш ясаячак. Фестивальне оештыру...
"Татар җыры" конкурс-фестивален быел Казанның Муса Җәлил исемендәге опера-балет театры сәхнәсенә чыгарачаклар.
Оештыручылар моның белән генә чикләнеп калмаячак, декабрь ае башында Мәскәү Кремле Съездлар Сараенда ике-өч көнлек зур тамаша үткәрергә булганнар. Зур сәхнәләрдә татар көйләрен төрле стильдә башкарачаклар, җырчылар танылган оркестр, джаз һәм бию төркемнәре озатуында чыгыш ясаячак. Фестивальне оештыру комиссиясе, Татарстан мәдәният министрлыгы шундый иң уңышлы 50 чыгыш яздырылган HD-диск чыгарып, аны бөтен Җир шары халыклары игътибарына тәкъдим итәргә җыена. Республика Хөкүмәте йортында 1 ноябрьдә үткән брифингта шул хакта белдерделәр. Татарстанны һәр яклап дөньякүләм таныту дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев