Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарга кияүгә чыккан Африка кызы Нгамбо Яңа елда татар биюе белән шаккатырган

Татар егете Марат Дәүләевкә кияүгә чыккан Африка кызы Нгамбо Яңа ел бәйрәмендә татар биюен биеп, тамашачыларны шаккатырган. Чыршы янында биеп торган хатын-кызга бөтен зал алкышлап тора, сызгыралар.

Бала итәкле күлмәк, калфак кигән биючегә җылы, матур комментарийларны да яудырганнар.

«Чын татар кызы», – дип язганнар. Нгамбоның артистлыгына да игътибар иткәннәр. «Татарлардан да шәбрәк биисең», – дигәннәр. «Сөбханалла, молодец бу кыз. Без, татарлар, болай итеп бии белмибез», – дип язган бер язылучысы.

«Менә, афәрин, килен. Марат өйрәткән», «Менә мәхәббәт нишләтә» дип сокланганнар.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/tatarga-kiyauga-cykkan-afrika-kyzy-ngambo-yana-elda-tatar-biyue-belan-sakkatyrgan-5870363

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев