Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан блогерлары сентябрь сайлауларында мобиль күзәтүчеләр буларак эшләячәкләр

Республиканың Җәмәгать Палатасы рәисе Татарстан блогерлары белән очрашты һәм аларның кызыксындырган сорауларына җаваплар бирде.

(4 сентябрь, “Апастово-информ”).


Татарстан блогерлары Президент һәм җирле Совет депутатлары сайлауларында мобиль күзәтүчеләр булачаклар. Бу хакта җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуында республиканың Җәмәгать Палатасы рәисе Зилә Вәлиева хәбәр итте.
“Күзәтүчеләр мобиль төркемендә беренче мәртәбә блогерларның да булуы сөенечле хәл. Чөнки, аларның халык белән аралашуларында тәҗрибәләре шактый зур. Киң аудиторияләре булу - зур мөмкинлекләр ача. Гомумән, эш бик нәтиҗәле булыр дип ышанам, сайлау барышында сез бик күп нәрсә эшли алачаксыз”, - дип билгеләп үтте ул.
Вәлиева сүзләренә караганда, Татарстан Республикасының Җәмәгать Палатасы яшьләр оешмалары белән актив эш алып бара. Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә Татарстан күзәтүчеләренең 25 проценты яшьләр оешмалары вәкилләре иде. Бу - ил буенча, уртача алганда, иң зур күрсәткеч санала.
“Бу безнең өчен яңа тәҗрибә. Минем өчен ул аеруча кызыклы. Чөнки, олы улым мәктәптә һаман сайлаулар турында сораулар бирә. Хәзер инде мин сайлаулар турындагы барлык сорауларга да җавап бирә алачакмын”, - ди блогер Алинә Гималтинова.
Очрашу Республиканың Җәмәгать Палатасында узды. Зилә Вәлиева блогерларның сайлау участокларында булачак вазифаларына һәм эшнең башка нечкәлекләренә кагылышлы сорауларына җаваплар бирде.
Элегрәк, Россия Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан күзәтүчеләрен сайлауларга әзерләнергә һәм актив рәвештә закончалыкларны өйрәнергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев