Татарстан чикләүләрне киметүнең икенче этабына күчә
Җәйге лагерьлар, санаторияләр һәм мәйданы 800 кв.м.га кадәрле кибетләр ачыла.
(22 июнь,“Апастово-информ”).
Татарстан республикасында коронавирус аркасында кертелгән чикләүләрне киметүнең икенче этабына керәләр. Бу хакта “Татар-информ” матбугат агентлыгында узган брифингта “Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Авдонина әйтүенчә, Министрлар Кабинеты хәзер чикләүләрне киметү буенча чаралар эшли. Җәйге сәламәтләндерү учреждениеләренең эшчәнлеге яңартылачак. Аерым керү юлы булган 800 кв.м.га кадәр мәйданлы сәүдә объектларына эшләргә рөхсәт бирү мәсьәләсе карала.
Республика баш санитар табибының урынбасары аңлатуынча, Татарстанда Министрлар Кабинетының чикләүләрне киметү буенча Карарын гына көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев