“Татарстан Герое” исеме кертелерме?
Татарстан Кремле вәкиле Галимова сүзләренчә, бу инициативаның нигезе юк. Чөнки моның өчен тиешле документлар хәзерләргә кирәк.
(19 ноябрь, “Апастово-информ”).
Әгәр дә инициатива тиешле норматив база тапса гына, “Татарстан Герое” дип аталган дәүләт бүләге турында сүз алып барырга мөмкин. Татарстан Президентының матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова шулай дип белдерде.
“Тиешле документлар хәзерләнгән очракта гына бу турыда сүз алып барып була. Ул исем нинди хезмәтләр, нинди казанышлар өчен бирелергә мөмкин? Бусы инде закон чыгаручылар хокукы”, - диде Галимова.
Элегрәк, “Татарстан Герое” дигән яңа дәүләт бүләге булдыру тәкъдиме белән Татарстан Дәүләт Советы вице-спикеры Марат Әхмәтов чыккан иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев