Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Тик-токка милли контент белән чыгарга киңәш итте
Әсгать Сәфәров яшьләрне җәлеп итү, контентны хәзерге аудитория таләпләренә яраклаштыру белән проблемалар булуын әйтте. «Яңа алымнар кулланырга, туган телдә актуаль темаларга подкастлар яздырырга, Тик-токка үз контентыгыз белән чыгарга кирәк», — дип белдерде.
(3 февраль, "Апастово-информ").
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышында ул туган телләрне саклауда массакүләм мәгълүмат чараларының роле турында әйтте.
Ул бүген коллегия алдыннан Тик-токта үз контентын җитештерүче, 60 меңнән артык язылучысы булган яшьләр белән танышканын искәртте. «Моны хуплыйбыз гына. Безнең республиканың төрле шәһәр-районнарынннан балалар төрле телләрдә чыгыш ясый», — диде Сәфәров.
«Телебезне, мәдәни, тарихи мирасны саклап калуда ярдәм итү, Татарстан халыклары традицияләрен күрсәтү — сезнең төп бурычыгыз. Буыннар бәйләнеше өзелергә тиеш түгел. Татарстан халыклары телендәге массакүләм мәгълүмат чараларын саклап калу гына түгел, үстерү дә кирәк», — дип мөрәҗәгать итте Әсгать Сәфәров журналистларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев