Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Президенты атаклы гимнаст белән Кызыл мәйданда очрашты

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Көннәрендә катнаша.

(18 август, “Апастово-информ”).


4 тапкыр олимпия чемпионы Алексей Немов һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Кызыл мәйданда очраштылар. Республика җитәкчесе спортчының бик яхшы формада булуын билгеләп үтте.
“100 еллыкка хәзерләнәбез бит”, - диде спортчы.
Элегрәк, олимпия чемпионы Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә берничә мастер-класс үткәргән иде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Татарстан Көннәрендә катнаша. Алданрак ул, Билгесез Солдат Каберенә чәчәкләр куйды. Шулай ук, совет разведчигы Исхак Ахмеровка һәм аның хатыны Лоури Хеленга Химки зиратындагы һәйкәлләрне ачуда катнашкан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев