Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Президенты: Бездә нефть күп, тик акчаны полимердан һәм каучуктан эшләячәкбез

Республика эшкәртелмәгән нефтьне сатудан нефть продуктлары җитештерүенә күчәчәк.

(10 сентябрь, “Апастово-информ”).


Татарстан, элеккегечә, “кара алтын” сатуга гына йөз тотмаячак, ул төрле нефть продуктлары җитештереп акча эшләүне планлаштыра. Бу хакта туры эфир вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.
“Бездә нефть күп, ул төрле формаларда. Нефть сәнәгате киләчәктә дә эшләп калыр. Тик без, нефть сатуга түгел, ә аны эшкәртүгә, нефть продуктлары җитештерүгә, полимерлар һәм каучук ясауга юнәлеш тотачакбыз”, - диде Миңнеханов.

Республиканың нефть табышлары кимесә дә, бу чор үтеп китәр, әлбәттә. Нефть бәяләре акрын гына тотрыкланыр, дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
“Елның 8 ае эчендә без, узган ел белән чагыштырганда, 34 миллиард сумлык табыш алып бетермәдек. Бу күңелле хәл түгел, әлбәттә. Ләкин, федераль ярдәмгә өмет итәбез. Хәлне төзәтербез дип уйлыйм”, - диде Татарстан Президенты.
Республикада 77 ел нефть чыгару дәверендә, барлыгы 3 миллиард тонна нефть алынды. Хәзер галимнәр һәм республика нефтьчеләре нефть чыгаруның технологияләрен камилләштерү өстендә эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев