Татарстан Президенты иганәчеләрне һәм халыкны “Безнең ишегалды” проектына актив кушылырга өндәде
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, камилленең чиге юк. Шуңа күрә, Татарстанда ишегаллары һәм җәмәгать урыннары гүзәлләнә барачак.
(10 сентябрь, “Апастово-информ”).
Бу эшкә халык үзе дә актив кушылырга тиеш. Эшнең сыйфатын, килешле булуын карап тору урынлы. Республика бюджеты гына түгел, муниципалитет, идарәче компанияләр һәм иганәчеләр дә булышса, әйбәт булачак. Асфальт, яктырту, эскәмияләр урнаштыру, балалар мәйданчыклары ясау - болар бит әле эшнең башы гына. Алда тагын да күбрәк эшләр тора”, - диде Рөстәм Миңнеханов туры эфир вакытында.
Ишегаллары алар бит татарстанлылар тормышына, аның сыйфатына турыдан-туры тәэсир итәләр. Якын-тирәдә парклар һәм скверлар булмаса, ул аеруча үзен сиздерә.
“Ишегалларын балалар өчен, балалы аналар һәм өлкәннәр өчен уңайлы һәм матур итеп ясау бүгенге көндә бик мөһим”, - диде Татарстан Президенты. Бүген төн уртасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлылар сорауларына республика телеканаллары һәм социаль челтәрләр аша туры эфирда җавап бирә башлады. Туры эфир быел бәйрәм ителә торган Татарстанның - 100 еллыгына багышланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев