Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Президенты Россиядә беренче газ белән эшләүче “Чайка-СПГ” теплоходында йөреп килде

Теплоход Яшел Үзән шәһәрендәге Горький исемендәге заводта төзелгән һәм 2020нче елның август аенда суга төшерелгән.

(2 октябрь, “Апастово-информ”).


Татарстан Президенты Россиядә табигый газда эшләүче беренче пассажир йөртүче елга судносы белән танышты. Ул шул суднода Казанка елгасы буенча сәяхәт итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
“Республика Президенты презентациядән соң, газ белән эшләүче “Чайка-СПГ” теплоходында Казанка буйлап сәяхәт кылды. Бу проектны эшләүчеләр әлеге сәфәрдә аны озата бардылар”, - диде ул.
Республика җитәкчесенә судноны “Ак Барс” суднолар төзү корпарациясенең генераль директоры Ренат Мистахов күрсәтеп таныштырды. Ул судноның пассажирлар йөртүгә әзер булуын әйтте.
Судно 176 кешегә исәпләнгән. Озынлыгы - 58,8 метр, киңлеге - 10,8 метр. Ул түбән күперләр астыннан да йөзеп, Казан эчендә дә пассажирлар йөртә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев