Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр министры Казанда күп балалы гаилә яшәгән торакка махсус янгын кисәтү җихазы урнаштырды
Республикабызда күп балалы, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалы гаиләләргә шундый җихазлар куелачак.
(Казан, 13 март, "Татар-информ", Полина Шевчук). Бу хакта " Татар - информ" агентлыгына Республикабызның гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итте.
Бу эшне Республикабызның гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин үзе башлап йөри.
Бүген ул Слеповлар гаиләсендә булып, стремянка ярдәмендә һәр бүлмәдә әлеге җихазларны шәхсән үзе урнаштырды.
Ул шулай ук гаиләгә бу эшне башкарырга ышаныч белән караулары өчен рәхмәтен белдерде.
Кайбер кешеләрнең моңа каршы килүләрен һәм шул рәвешле үзләренә куркыныч тудыруларын да искәртеп үтте.
" Президент программасын тормышка ашыру өчен безгә яхшы акча чыганаклары бүленеп бирелде. Җихазлар һәм аларны урнаштыру бушлай. Күрсәткеч җиңел кулланыла. Куелган батареясы бер елдан артыкка җитә. Хуҗаларга бары тик җихазны күзәтчелектә тотарга һәм вакытында батареясын алмаштырып торырга туры киләчәк. Бу эшне без дәвам итәчәкбез" , - дип сөйләде гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хэбибуллин. Ул гаиләгә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы символы сурәтләнгән истәлекле бүләкләр, ә балаларга йомшак уенчыклар бүләк итте.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: әлеге җихазлар 2016 елдан алып республикабыз президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча урнаштырыла башлады. Быел планда 85 мең җихаз урнаштыру каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев