Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда бер авыл кар астында калган (ФОТО)

Әтнә районының Ары авылында бүген дә кар көри халык. Редакция белән кунакка килгәч: "Безнең авыл районның иң биек урынында урнашкан. Кояш чыкканын беренче булып без күрәбез, кыш көне дә безнең авылда 5 градуска җылырак була", - дип шаяртканнар иде үзләре. Биектә булсалар да, буранлы көнне авылны кар каплаган. - Беренче...

Әтнә районының Ары авылында бүген дә кар көри халык. Редакция белән кунакка килгәч: "Безнең авыл районның иң биек урынында урнашкан. Кояш чыкканын беренче булып без күрәбез, кыш көне дә безнең авылда 5 градуска җылырак була", - дип шаяртканнар иде үзләре. Биектә булсалар да, буранлы көнне авылны кар каплаган.

- Беренче көнне тәрәзәдән дә берни күренмәде. Йорт кәрнизләре биеклегендә кар. Буран артык зыян салмады үзе. Дөрес, авыл эчендә йөрү авырлашты. Буран котырган көнне бөтенләй юл ача алмадылар, кичкә генә кечкенә трактор көчкә тар юл салды. Авылга ипи дә китерә алмадылар. Бүген рәхәтләнеп кар көрибез инде, - ди укучыбыз Фидаил Кадыймов.
Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев