Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Татарстанда берьюлы биш яңа спорт корылмасы ачыла

Әлеге проект 1 миллиардтан артык бәягә төште, акча республика бюджетыннан бүленде.

(9 декабрь, “Апастово-информ“).


16нчы декабрьдә, Татарстанның биш районында тантаналы рәвештә ике ябык боз мәйданчыгы һәм өч универсаль спорт залы ачылачак. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Беренче ябык боз сарае Лаеш поселогында барлыкка киләчәк. Анда яшәүчеләр тимераякта шуа алачаклар һәм хоккей уйный алачаклар. Шундый ук спорт корылмасы Балык Бистәсе районында ачылачак.
Осиново поселогында, Сарман һәм Мамадыш авылларында универсаль спорт заллары ачылачак, монда мини-футбол, волейбол һәм баскетбол уйнарга мөмкинлек булачак. Спорт комплекслары көн саен 400 дән 700 кешегә кадәр кабул итә алачак.
Спорт корылмалары ачу 1 миллиард сумнан да артыкка төште, акча республика бюджетыннан бүленде.
2018нче елдан башлап, республикада спорт инфраструктурасын киңәйтү һәм камилләштерүгә юнәлтелгән программа эшләп килә. Соңгы ике елда шәһәрләрдә һәм төбәкләрдә ике боз мәйданчыгы, сигез бассейн һәм җиде универсаль спорт залы барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев