Татарстанда иртәгә тавыш бирү өчен меңгә якын мобиль участоклар ачыла
Ишегалды территорияләрендәге участоклар 11нче һәм 12нче сентябрьдә эшләячәкләр.
(10 сентябрь,“Апастово-информ”).
Татарстанда 11нче сентябрьдә йорт алды территорияләрендә 972 сайлау участогы эшли башлаячак.
Җиһазланган шатерлар һәм автобуслар сайлаучыларны көтә. Июль аенда Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү вакытында, татарстанлылар мондый күчмә участокларның бик җайлы булганлыгын әйттеләр, дип хәбәр итә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
“Ишегалларындагы җәмәгать урыннарында махсус көйләнгән шатерларда һәм автобусларда оештырылачак тавыш бирү. Юл буенда, машина багажнигында, агач төбендә тавыш бирү Татарстанда мөмкин хәл түгел. Мондый төр тавыш бирүне оештыруга таләпләр бик җитди”, - диде Кондратьев.
Аның сүзләренә караганда, территориаль сайлау комиссияләре мобиль тавыш бирү өчен сайлау урынын үзләре билгеләргә мөмкиннәр.
“Йорт аллары территорияләрендә сайлау участокларын күбрәк ясау безнең максат түгел. Җитмәсә, ул сайлау комиссиясе членнарына өстәмә эш булып та тора. Сайлаучыга җайлы булсын өчен оештырыла бу”, - диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Мобиль участокларда эш вакыты турында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтыннан белеп була. Ул мәгълүмат территориаль сайлау комиссияләре сайтларында да бар. Ә инде 13нче сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстан халкы бары тик стационар сайлау участокларында гына тавыш бирә ала.
Исегезгә төшерәбез: республикада 11-13 сентябрьдә Татарстан Президентын сайлау, муниципаль сайлаулар, Россия Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулар һәм ике округ буенча Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев