Узган атнада Казанның ЗАГС бүлекләрендә 429 бала тууы теркәлгән: 224 малай һәм 205 кыз. Туганда иң аз авырлыктагы бала 1100 грамм булса, иң авыр булып туганы 4килограмм да 700 грамм булган. Иң яшь әнигә -18 , үткән атнада бала тапкан иң өлкән әнигә 43 яшь.
Атнаның иң популяр исемнәре булып: Әминә, Арина, Тимур, Глеб, София, Самир, Аида, Ранель, Камил тора. Сирәк кушылучы исемнәрдән әти-әниләр балаларына Хәят, Ингрид, Демир, Зоя, Эмин, Раниф, Алисия, Зөләйха, Нурлан, Илина, Ансель исемнәрен биргәннәр.
Узган атнада Казанның ЗАГС бүлекләрендә 358 пар өйләнешкән. Иң яшь кияү белән кәләшкә 18 һәм 19 яшь, иң өлкән кияүгә - 62, кәләшкә - 59 яшь, дип хәбәр итә Казанның ЗАГС идарәсе.
Нет комментариев