Татарстанлылар Республика министрлыклары һәм идарәләре кайнар линияләренә мөрәҗәгать итә алалар
Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү максатыннан, икътисад министрлыгы, ТР Гарантия фонды, Татарстан Сәүдә сәнәгать палатасы белгечләре һ.б. кайнар линия телефоннары аша консультацияләр үткәрәләр.
(Казан, 6нчы апрель, “Татар-информ”)
Килеп туган санэпидемиологик халәттә Татарстанда халыкка ярдәм күрсәтү максатыннан, Республика оешмалары оештырган кайнар линия телефоннары эшли.
Мисал өчен, 23нче марттан башлап, бизнес-омбудсменның (843) 203-29-08 телефоны буенча кайнар линия эшли башлады. Белгечләр эшмәкәрләрнең хокукларын һәм законлы таләпләрен үтәү һәм бизнесны алып бару буенча татарстанлыларның сорауларына җаваплар бирәләр.
Эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча гражданнар Татарстан икътисад министрлыгы оештырган ( 843-52) 4-90-90) һәм Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтү фонды оештырган ( 843 - 52) 4-90-90 телефоннары аша кайнар линияләргә мөрәҗәгать итергә мөмкиннәр.
Татарстан Гарантия фонды вәкилләре бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтү, ягъни, гарантия һәм ышанычны тәэмин итү, шулай ук льготалы кредит алу мәсьәләләре буенча сорауларга (84-32) 93-16-94 телефоны аша җавап бирәчәкләр.
Азык-төлек базары, авыл хуҗалыгы техникасының хәрәкәтен оештыру, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси хуҗалыклары эшчәнлеге буенча татарстанлылар авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган ( 84-32) 21-76-23 телефоны аша кайнар линиягә мөрәҗәгать итә алалар.
Контроль-күзәтү оешмалары белән мөгамәләне оештыру буенча эшмәкәрләр өчен “Тикшерелгән бизнес” дип исемләнгән кайнар линия эшли. Телефон 8(800-22) 2-37-22 (РФ буенча бушлай).
Форс-мажор очраклары белән килеп туган сорауларга Татарстан Сәүдә сәнәгать палатасы белгечләре (843) 238-61-04, 236-06-27, 236-54-15 телефоннары аша консультация бирәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев