Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанлылар “ТАНЕКО”, “КАМАЗ” һәм “Соллерс-Елабуга” предприятиеләрен иң яхшылары дип атадылар

“Промрейтинг” Татарстанда яшәүчеләрнең региондагы сәнәгать предприятиеләренә карашларын чагылдырган тикшерү йомгакларын хәбәр итте.

(9 октябрь, “Апастово-информ”).


Узган ел 1нче, 2нче урыннарны алган компанияләр быел үз урыннарында калдылар. 3нче урында исә “Соллерс-Елабуга” заводы. Ул “Эссен” предприятиесен позициясеннән чигерде.
Шул ук вакытта, республикада яшәүчеләр ана компанияләр арасында иң яхшылар дип Ростех, “Татнефть” һәм “ТАИФ” предприятиеләрен атыйлар.
Тикшерү барышында “хезмәткә түләү һәм хезмәт шартлары, карьера буенча үсү мөмкинлекләре, җирле инфраструктурага ярдәм күрсәтү, социаль яктан керткән өлеш, экология юнәлеше, шәһәр, республика һәм илебез үсешенә кертелгән өлеш” кебек нәтиҗәләр исәпкә алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев