Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Татмедиа” медиахолдингының 13 еллыгына 13 факт

Холдинг 2007нче елның 1нче октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев указы нигезендә оешкан.

(2 октябрь, “Апастово-информ”).


1нче факт. “Татмедиа” 70 филиалны берләштерә. Бу - республика, шәһәр һәм район матбугат чаралары, телекомпанияләре, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, шулай ук, “Идел-Пресс” эре полиграфия комплексы.
Акционерлык җәмгыятенең медиаресурсына 98 район, шәһәр һәм республика газеталары, 20 журнал, 17 телеканал, 12 радиоканал, 81 интернет-сайт, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы керә. Телерадиотапшырулар республиканың ике дәүләт телендә алып барыла. Газеталар татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә чыга.
2нче факт. “Татмедиа” матбугат чаралары сайтларында һәр көнне 3 меңнән артык уникаль мәкалә дөнья күрә. Быелның январеннән сентябрьгә кадәр, холдинг сайтларын 108,3 млн. кеше караган. Бу узган елга караганда 58,4 процентка күбрәк дигән сүз.
Быелның сентябренә “Татмедиа” җәмгыятьләрендә язылучылар саны 2,2 млн. кешене тәшкил итә. Бу узган елгы күрсәткечкә караганда, 16,5 процентка артык.
3нче факт. “Татмедиа” бренды белән чыккан газета-журналларны Татарстанда 451 сәүдә ноктасында алып була.
4нче факт. Быелның җәендә Татпотребсоюз идарәсе белән килешү нигезендә, “Татмедиа” матбугат чараларын автолавкалардан һәм авыл кибетләреннән алып була. Моннан тыш, филиаллар район редакцияләрендә, сәүдә нокталарында газеталарны реализациялиләр.
5нче факт. “Татмедиа” матбугат чараларын Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрендәге 101 киосктан алып була.
6нчы факт. Казанда “Татмедиа” матбугат чараларын 11 объектка урнаштырылган автоматлар аркылы алып була. РКБ, ветераннар госпитале, 6 метростанциясендә шундый автоматлар эшли.
7нче факт. Коронавирус чорында матбугатка язылуны кискен киметмәүгә ирешелде. Кайбер газеталар хәтта тиражларын арттыра алды.
8нче факт. 70 филиал да популяр социаль челтәрләрдә, мессенджерларда, видеохостингларда: “ВКонтакте”, “Одноклассники”, Instagram, Telegram, Facebook, Twitter, TikTok, WhatsApp кебек чараларда үз җәмгыятьләрен һәм профильләрен булдырдылар.
9нчы факт. “Татмедиа” телеграм-каналы 9,2 мең язылучысы белән хәбәрдә.
10нчы факт. Быел “Татмедиа”да “Ялкын”, “Салават Күпере” һәм “Сабантуй” журналларының балалар матбугат лабораторияләре ачылды.
11нче факт. Татарстан буенча иң зур фотобанк “Татмедиа”да. Анда узган гасыр уртасыннан алып, безнең көннәргә кадәр фотокадрлар саклана.
12нче факт. Быел “Татмедиа”ның медиамәктәбе оешты. Тармак хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү буенча даими укыту бара.
13нче факт. “tatmedia.ru яңалыклар сайты Татарстанда иң күп укыла торган сайт. Ай саен 700 меңнән артык кеше сайтка кереп, яңалыклар белән танышып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев