“Таврида“ Бөтенроссия яшьләр мәгариф форумы старт алды
Сезгә агымдагы елның 3нче июленнән 31нче августына кадәр Кырым Республикасында "Таврида" дигән мәгариф форумы узачагын хәбәр итәбез. Бу форум үз кысаларында яшьләрнең үз алдынгы инициативаларын тормышка ашыру өчен профессиональ берләшмәләр оештыру максатын күз алдында тота. Форумда 7 тематик смена эшләячәк: яшь архитекторлар, дизайнерлар, рәссамнар, скульпторлар, фотографлар, язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, музыкантлар,...
Сезгә агымдагы елның 3нче июленнән 31нче августына кадәр Кырым Республикасында "Таврида" дигән мәгариф форумы узачагын хәбәр итәбез.
Бу форум үз кысаларында яшьләрнең үз алдынгы инициативаларын тормышка ашыру өчен профессиональ берләшмәләр оештыру максатын күз алдында тота. Форумда 7 тематик смена эшләячәк: яшь архитекторлар, дизайнерлар, рәссамнар, скульпторлар, фотографлар, язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, музыкантлар, хореографлар, язучылар, тарих укытучылары, музей хезмәткәрләре, яшь журналистлар һәм башкалар катнаша ала.
18-30 яшьтәге егетләр-кызлар мөмкинлекләрен сынап карый ала.
"Россия яшьләре" дигән системаның www.таврида.рф сайтка , яисә ais.fadm.gov.ru дигән адрес аша теркәлергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат www.таврида.рф сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев