Төбәк Черкене авылында Питрау бәйрәме узды
Җирлектә христианнарның изге бәйрәмен ел саен матурлап үткәрү традициягә кергән.
(13 июль, “Апастово-информ”).
Питрау бәйрәменең асылы борынгы заманнарга барып тоташа. Элек ул халыкта чәчәк бәйрәме дип йөртелгән. Питрау –туганнарның, кода-кодагыйларның очрашу көне дип санала.
Төбәк Черкене халкы быел да традициягә тугры калып, бәйрәмне матурлап билгеләп үтте. Авыл халкы, килгән кунаклар гореф-гадәтләрне яңартып, күңел ачып, уеннар уйнап, рәхәтләнеп ял итте, тирә-юньне җыр-биюгә күмде.
Район мәдәният йорты җитәкчесе Роза Нурмиева район башлыгы исеменнән барлык кунакларны котлап, иң изге теләкләрен ирештерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев