Түбән Балтайдан Лена Тимуршина Олы юбилеен билгеләп үтте
Гасыр чиген куып килгән Лена апа Тимуршинаның бүген дә дөнья ямен күреп, балалары, оныклары бәхетенә сөенеп, булган саулыгына шөкер итеп яшәве сөенечле. Фидакарь хезмәт еллары, акыллы балалар тәрбияләве, хезмәттәшләренең хөрмәте нәтиҗәсендә бүгенге көндә аның урыны түрдә. Олы юбилее уңаеннан район башлыгы Рәшид Заһидуллин Лена апага изге теләкләрен ирештерде, Котлау хаты...
Гасыр чиген куып килгән Лена апа Тимуршинаның бүген дә дөнья ямен күреп, балалары, оныклары бәхетенә сөенеп, булган саулыгына шөкер итеп яшәве сөенечле. Фидакарь хезмәт еллары, акыллы балалар тәрбияләве, хезмәттәшләренең хөрмәте нәтиҗәсендә бүгенге көндә аның урыны түрдә. Олы юбилее уңаеннан район башлыгы Рәшид Заһидуллин Лена апага изге теләкләрен ирештерде, Котлау хаты һәм бүләген тапшырды.
Лена апа үзе Түбән Балтай авылы кызы. Гаиләдә биш кыз, ике малай тәгәрәшеп үсәләр. Кечкенәдән яхшы укуы, пөхтәлеге чаялыгы белән аерылып тора ул. Мәктәпне тәмамлагач та ашлык кабул итү пунктына сортировчица булып эшкә урнаша. Зирәклеге, уңганлыгы, җитезлеге белән үсә барып баш бухгалтерга кадәр күтәрелә. - Хезмәт кенәгәмдә дә бер генә язу. 44ел ашлык кабул итү пунктында эшләп лаеклы ялга чыктым. Әлеге еллар күз ачып йомганчы узган диярсең. Төп эшемнән тыш егерме ике ел партоешма секретаре булып, өстәмә эшләр дә алып бардым. Рәшид Заһидуллин директор урынбасары булып килгәч аны да партиягә алдык. Районнан килгән вәкилләр сорауны биреп баралар, ә ул тиз генә дөрес итеп җавап биреп тора. Яхшы җитәкче чыга бу егеттән дип бертавыштан кабул иттеләр. Ул да үз тырышлыгы, көнне-төнгә ялгап хезмәт итүе белән директор дәрәҗәсенә күтәрелде. Матур эшләдек, хезмәткәрләргә карата гадел булды, эшләгән кешене күрә белде, шул ук вакытта таләпчән дә иде. Бергә эшләгән коллективыма чын йөрәктән рәхмәтләремне җиткерәсем килә, - диде Лена апа Тимуршина. Олы юбилее уңаеннан Лена апаны котларга туганнары, күршеләре, бергә эшләгән хезмәттәшләре җыелды. - Яшь чагында озак еллар бер коллективта эшләдек. Мәхәлләбездә "Нәҗиб" мәчете оешканнан соң Лена апа безнең финанс эшләре буенча ярдәмчебез булды. Исәп-хисап эшләрен төгәл итеп, җиренә җиткереп башкарды. Дин кардәшләр белән бергә дәресләргә йөреп гарәп әлифбасын өйрәнде. Киләчәктә аңа сәламәтлек, тыныч тормыш, балалар, оныклар ихтирамын тоеп, кадердә яшәвен телибез, - ди Гыйльфан хәзрәт Гыймадиев. Ак яулыклы апалар да йөрәк түрләреннән чыккан изге теләкләрен ирештерделәр. - Без һәрберебез япь-яшь килеш ашлык кабул итү пунктына эшкә килдек. Эшли башлаган чорда эшкә өйрәтүче остазыбыз да, үгет-нәсихәт бирүче киңәшчебез дә Лена апа булды. Бүгенге көндә дә чисталыгы, пөхтәлеге, киң күңеллелеге белән үрнәк булып тора. Аның шулай кадерле дәү әни булып яшәвенә сөенәбез,- диләр Әлфия апа Заһидуллина белән Гөлнур апа Хуҗина. Чыннан да Лена апа бүгенге көндә улы Рафаэль гаиләсе белән дус-тату булып гомер кичерәләр. Өч баласы, алты оныгы, ике оныкчыгының шатлыкларына сөенеп, аларның кадер -хөрмәтен тоеп яши ул. Лена апа озак еллардан бирле газетабызның актив хәбәрчесе дә. Без дә аңа киләчәктә сәламәтлек, тыныч тормыш телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев