Түбән Барышта “Урам бәйрәме”узган
Узган шибәдә Түбән Барыш авылының Кавказ урамында туып үсүчеләр “Урам бәйрәме”нә җыелганнар.
Биредә туып үскән 62 баланың күбесе бу көнне туган йортларына кайтып, сый-нигъмәтләр әзерләп, урам уртасына табын корып, яшь чакларны искә алып, якты хатирәләр белән уртаклашканнар. Казан асып тәмле плов пешереп, шашлык кыздырып, бала чаклардагы кебек мич кабартмасын авыз итеп, кич буе рәхәтләнеп ял иткәннәр. Авыл мулласын да бирегә чакырып, бу урамда яшәп мәрхүм булучылар рухына дога кылдырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев