Тәүгелде авылыннан Мәдинә апа Зиннәтуллина: “Үземне кирәкле итеп тою күңелемә рәхәтлек бирә“
40 елдан бирле бер юлдан, бер сукмактан яраткан хезмәтенә ашыга ул.
(1 февраль, “Апастово-информ“).
Мәдинә апа күптән инде лаеклы ялда. Шулай да хезмәтен ташламаган. Бүгенге көндә ул Тәүгелде авылы фермасында яңа туган бозаулар карый.
“Башта сарыклар карадым, инде менә яшь бозаулар үстерәм. Гомерем малкайлар арасында узганга бер дә үкенмим. Үземне кирәкле итеп тою күңелемә рәхәтлек бирә“, - ди Мәдинә апа.
Озак еллар тырыш, намуслы хезмәте өчен Мәдинә апа Зиннәтуллинага “Апас районы оешуга – 90 ел“ истәлек медале һәм район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды, чәчәк бәйләме бүләк ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев