“Тәгәрәшеп ята кабаклар“ бәйгесенең җиңүчесе билгеле!
Сайтыбызда “Тәгәрәшеп ята кабаклар“ бәйгесендә райондашларыбыз актив катнашты. Тавыш бирүләр дә бик җитди һәм хәтта “кызу“ барды.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урын – Самир Шәвәлиев (963 тавыш), 2 урын – Сәйфуллин Дамир (935 тавыш), 3 урын – Зарина Камалова (261 тавыш).
Котлыйбыз! Бүләкләү хакында соңрак хәбәр итәрбез! Барлык катнашучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сер итеп кенә әйтәбез: тиздән “Йолдыз“ битләрендә кабак үстерүчеләр турында күләмле язма урын алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев