Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

"Әти, гафу ит мине..."

24 яшьлек кыз Интернет челтәрендә әтисенең коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булуы турында яза.

"Бүген әтиемнең безнең арабыздан китүенә 40 көн үтте. Бик нык сагынам. Әтием авариядә, йөк машинасы астына эләгеп һәлак булды. Вакыйга урынында ук.

Ни өчен яхшы кешеләр бик иртә үлә икән? Яшь бит әле ул. Тормышның тәмен дә, рәхәтен дә күрә алмады. Ярты ел элек өй салып кердек. Яхшы, кыйммәтле машина алган иде. Алга таба миңа өй салып бирергә хыялы бар иде.

Ә бер көн эчендә ул юк булды да куйды.

Әти, гафу ит мине. "Яратам" дигән сүзне миннән бик сирәк ишетә идең. Хәзер шул җылы сүзләрне көн дә әйтмәвемә бик нык үкенәм. Әти, зинһар өчен, төшемә булса да кер әле..." - дип язып калдырган ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-03-09/ti-gafu-it-mine-2720451

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев