Әтисе һөнәрен сайлаган Фаяз
Дәвешнең иң яшь механизаторларының берсе-Фаяз Фәхертдинов өчен вакытның иң кадерле чагы. Хезмәттәшләре Фәһим Насыйров, Фәһим Нәҗмиев һәм Илдар Зиннәтуллин белән көне-төне кырда ул бүген. Җир әзерли, чәчкечләрнең эзенә басып катоклау үткәрә. Бик чая, җитез эшли, өлкәннәрдән калышмый. -Минем әтием Фәрит тә механизатор иде. Кечкенәдән игенче эшенең авырлыгын һәм ил өчен...
Дәвешнең иң яшь механизаторларының берсе-Фаяз Фәхертдинов өчен вакытның иң кадерле чагы. Хезмәттәшләре Фәһим Насыйров, Фәһим Нәҗмиев һәм Илдар Зиннәтуллин белән көне-төне кырда ул бүген. Җир әзерли, чәчкечләрнең эзенә басып катоклау үткәрә. Бик чая, җитез эшли, өлкәннәрдән калышмый.
-Минем әтием Фәрит тә механизатор иде. Кечкенәдән игенче эшенең авырлыгын һәм ил өчен кирәклеген белеп үстем мин. Үсмер чагымда әтинең комбайнында ярдәмче дә булып эшләргә туры килгәләде. Тимер чыңлавын, иген үстерү эшен яратуым әнә шул ерак, әтиле балачагыма тоташа,-ди Фаяз.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев