Үтәмештә яшәүче кечкенә Данилга ярдәм йөзеннән 3 августта Апаста хәйрия концерты уза
Үтәмеш авылында яшәүче Данил Әхмәтҗанов - гаиләдә бишенче бала. Тиздән аңа 7 яшь тула. Тик, яшьтәшләре кебек кулына кашык тотып ашый, йөгереп йөри, сөйләшә, мәктәпләрдә укый, якыннарын "5"леләр алып сөендерә алмый ул. Нарасый 7 айдан дөньяга килгән. Әти-әнисе, абый-апалары бар да әйбәт буласына өметләнәләр, өйләрендә тупырдап егет үсәсенә ышаналар. Тик...
Үтәмеш авылында яшәүче Данил Әхмәтҗанов - гаиләдә бишенче бала. Тиздән аңа 7 яшь тула. Тик, яшьтәшләре кебек кулына кашык тотып ашый, йөгереп йөри, сөйләшә, мәктәпләрдә укый, якыннарын "5"леләр алып сөендерә алмый ул.
Нарасый 7 айдан дөньяга килгән. Әти-әнисе, абый-апалары бар да әйбәт буласына өметләнәләр, өйләрендә тупырдап егет үсәсенә ышаналар. Тик өметләр акланмый. 2 айдан соң, баланың башы зураю күзәтелә. Хастаханәгә баралар, өмет белән табиблар күзенә карыйлар. Анда башында шеш бары әйтелә. Кыска гына вакытта бер-бер артлы 4 катлаулы операция ясала, 2 тапкыр баштан сыекча суырталар... Яхшыга ышандыручы гына булмый. Ак өметләр шартлап өзелә. Хастаханәдә баланың 7 ай гына гомере барлыгы әйтелә.
Төшенкелек утында, яшьле күзләр белән әти-әнисе өйгә кайта. Менә шул көннән бирле, инде 6 елдан артык Данил яшәү өчен көрәшә, якыннары аңа терәк булырга омтыла. Нарасыйга аерым игътибар, тәрбия кирәк. Аңа артык эссе дә, салкын да, җил дә ярамый. Озак ятып торса да арый, тәннәре бозыла башлый. Еш кына көне белән төне бутала икән. Шуңа күрә дә, аны гаиләдә кулдан төшермиләр. Вакытында ашаталар, даими даруларын бирәләр, ялгызын калдырмаска тырышалар.
Данилның әтисе Илшат "Свияга" берләшмәсендә тракторда хезмәт итә. Әнисе Гөлнур терлекчелек тармагында эшләгән. Тик йокысыз төннәр ялыктыру сәбәпле, бүген бала белән утырырга мәҗбүр. Ике кызлары һәм уллары мәктәптә укый.
Әхмәтҗановлар киләчәктә Данилга уңайлы шартлар тудыру, йортларын зурайтып, үзенә аерым бүлмә ясау турында да хыяллана. Баланың яшәвен телиләр, аны бик яраталар, хәтта югалтудан куркалар.
Кемдер өчен тормыш кыйммәте, бәлки, биек йортлар, затлы туннар, биек машиналардыр. Данил һәм аның гаиләсе өчен бүген иң әһәмиятлесе - сәламәтлек. Хәлебездән килгән кадәр ярдәм итәргә онытмыйк!
Данилга ярдәм йөзеннән, 3 августта Апас мәдәният йортында Хәйрия концерты узачак. Билет бәясе - 100 сум. Балага матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр редакциягә дә мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев