“Тоннель“дән беркетмә тотып кайтып китүчеләр бар
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре чираттагы "Тоннель" операциясен Апас урта мәктәбе янында уздырды. Иртәнге сәгать 7 белән 8 арасында мәктәп янында машиналар туктап тормый. Бер сәгать рейд барышында инспекторлар тарафыннан 35 машина тикшерелде. Шушы вакыт аралыгында куркынычсызлык каешын эләктермәүче 1 кеше, баласын масхус утыргычка утыртмаучы 3 кеше, җәяүлегә...
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре чираттагы "Тоннель" операциясен Апас урта мәктәбе янында уздырды.
Иртәнге сәгать 7 белән 8 арасында мәктәп янында машиналар туктап тормый. Бер сәгать рейд барышында инспекторлар тарафыннан 35 машина тикшерелде. Шушы вакыт аралыгында куркынычсызлык каешын эләктермәүче 1 кеше, баласын масхус утыргычка утыртмаучы 3 кеше, җәяүлегә юл бирмәүче 2 шофер туктатылды һәм беркетмә төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев