Тору урыныңны үзгәртсәң пенсияне ничек алырга?
Кышка балалары янына башка авылга, шәһәргә, озак вакытка кунакка китүчеләрнең балалары, оныклары пенсионер әти-әниләре, туганнарына яңа, вакытлы тору урынында пенсияне ничек алып булуы турында кызыксына. Бүген Апас районы авылларында төрле социаль түләүләр, пенсия билгеләнгән 7128 кеше яшәвен искәртик. Сорауга район пенсия бүлеге җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов җавап бирә -Пенсионерның яңа, вакытлы...
Кышка балалары янына башка авылга, шәһәргә, озак вакытка кунакка китүчеләрнең балалары, оныклары пенсионер әти-әниләре, туганнарына яңа, вакытлы тору урынында пенсияне ничек алып булуы турында кызыксына. Бүген Апас районы авылларында төрле социаль түләүләр, пенсия билгеләнгән 7128 кеше яшәвен искәртик.
Сорауга район пенсия бүлеге җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов җавап бирә
-Пенсионерның яңа, вакытлы яшәү урыны Россия чикләрендә булса, аның пенсия түләү (выплатное дело) эше теркәлеп яшәү урынындагы пенсия бүлегеннән алына һәм яңа яшәү урынындагы пенсия бүлегенә күчерелә.
-Яшәү урынын үзгәрткән очракта пенсионер нишләргә тиеш?
-Апаска килү мәҗбүри түгел, әмма безне кисәтүегез дөресрәк булыр. Яңа яшәү урынындагы пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итүегез һәм үзегез белән түбәндәге документлар булуы мәҗбүри:
1.Гариза язучының шәхесен раслаучы төп документлары, паспорты;
2.Аның пенсионерның законлы вәкиле булуын раслаучы документлар, тиешенчә расланган ышаныч (доверенность) кәгазе;
3. Пенсионерның яңа яшәү урынында теркәлүен раслаучы паспорттагы штамп яки яңа яшәү урынында теркәлү үтүе турында таныклык.
-Мин әтине Мәскәүгә кышка алып киттем, тик ашыгычлык белән район пенсия фондына барып булмады. Мин әтине ияртеп кире Апаска кайтырга тиешме? Пенсиясен Мәскәүгә башка юл белән күчертеп булмыймы соң?
-Пенсионер әти-әниегез, туганыгызны яңа вакытлы яки озак вакыт яшәү урынына күчергәч тә бу сорау белән РФ ның шушы төбәктәге территориаль органына да мөрәҗәгать итү мөмкин. Үзегезнең һәм пенсионерның шәхесен раслаучы документлар, пенсия кенәгәсе, әти-әниегез яки туганыныгыз белән җирле пенсия бүлегенә килеп гариза язарга кирәк булачак. Шуннан соң бу пенсия бүлеге 1 эш көнендә әтиегез пенсия алган элеккеге пенсия бүлегенә мөрәҗәгать (запрос) итәргә тиеш. Бу мөрәҗәгать (запрос) шунда барып ирешкәч, 3 эш көнендә пенсионерның яңа яшәү урынындагы пенсия бүлегенә кирәкле документлар җибәрелә һәм аның пенсиясе яңа тору урынына күчерелеп бирелә башлаячак.
-Әнине кышка Казанга алып китеп кунак итәбез. Апастан теркәлүдән төшәсем килми, ди. Пенсиясен ул пенсиясе почтага күчкән көнне авылга кайтып алырга тиеш буламы?
-Вакытлыча яшәү урыны алышкан очракта пенсионерның пенсия алу документларын (выплатное дело) күчерү кирәк түгел. Гариза язганда аның фактта яшәгән урынын күрсәтеп, пенсиясен аның ышанычлысына яки кредит учреждениесенә, банк картасына күчереп тору турында килешеп була.
-Пенсия эшендәге мәгълүматлар яшеренме?
-Аны безгә чит кешеләр кулына бирү закон нигезендә катгый тыела. Яшәү урыны үзгәргәндә пенсионерның пенсия күләмен яңабаштан санарга, индексацияләргә туры килүе ихтимал. Боларның һәркайсы пенсия эшендә төгәл теркәлеп барырга тиеш. Бигрәк тә пенсиягезне электрон карта аша алганда сак булыгыз. Аны чит кешеләр кулына бирмәгез. телефон аша шалтыратып нидер сорасалар җавап бирә күрмәгез, иң башта безгә шалтыратыгыз. Безнең телефоннар:21-1-71; 21-1-72. Гади өй телефоныннан 074 не җыеп, аның дөреслеген тикшерегез!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев