ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы: М12 трассасы буенча халык куйган барлык мәсьәләләр дә хәл ителде
Мәскәү – Казан тиз йөрешле автомобиль юлын төзү буенча эшче төркем утырышы булды.
(21 ноябрь, “Апастово-информ”).
Бүгенге көндә эшче төркем алдына торак пунктларда яшәүчеләр тарафыннан куелган барлык мәсьәләләр дә хәл ителде, алар буенда М12 Мәскәү – Казан тиз йөрешле трассасы узачак. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов автомагистраль төзелеше буенча эшче төркем утырышында белдерде.
"Проектлаучылар, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, Лаеш районы җитәкчелеге эшлекле очрашулар үткәрде. Без эшче төркем алдына куелган барлык мәсьәләләрне дә хәл иттек. Моңа проектлаучылар бик җаваплы карады", - диде ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.
Мәскәү – Казан автоюлы республиканың биш районы территориясе буенча узачак. Трассаның гомуми озынлыгы 729 км тәшкил итәчәк, шул исәптән 142 км – Татарстанда. Автомагистраль төзелеше сигез этапка бүленәчәк. Җиденче һәм сигезенче этап республикага туры килә.
М12 тиз йөрешле трассасын төзү буенча эшче төркем утырышы ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында узды. Төркем составына берничә министрлык һәм ведомство вәкилләре, шулай ук якын арада юл салынырга мөмкин булган торак пунктларда яшәүчеләр керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев