Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тутайның данлыклы диңгезчесе – атом-төш су асты корабле командиры

Районыбызның данлыклы якташлары арасында хәрбиләр дә бик күп. Шуларның берсе-Тутай авылында туып үскән, атом-төш су асты көймәсе командиры ярдәмчесеннән крейсер командиры дәрәҗәләрендә барлык гомерен СССР, Россия Хәрби диңгез флотына багышлаган беренче ранг капитан Фатыйх Абдулла улы Гыйсмәтуллин. Гадиләштереп әйтсәк, коры җир гаскәрләре телендә бу полковник дәрәҗәсе. Бик җаваплы диңгез походларында,...

Районыбызның данлыклы якташлары арасында хәрбиләр дә бик күп. Шуларның берсе-Тутай авылында туып үскән, атом-төш су асты көймәсе командиры ярдәмчесеннән крейсер командиры дәрәҗәләрендә барлык гомерен СССР, Россия Хәрби диңгез флотына багышлаган беренче ранг капитан Фатыйх Абдулла улы Гыйсмәтуллин. Гадиләштереп әйтсәк, коры җир гаскәрләре телендә бу полковник дәрәҗәсе. Бик җаваплы диңгез походларында, хәрби өйрәнүләрдә зур тәвәкәллек һәм батырлык үрнәкләре өчен ул күпсанлы дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән. Тыныч тормышта Фатыйх Гыйсмәтуллин хәрби хезмәтен Татарстан Хәрби комиссариатында дәвам итә. Атом-төш коралы белән бәйле хезмәт аның вакытсыз бакыйлыкка күчүгә сәбәп була. Ул туган авылында җирләнгән. Әнисе Талия, барлык туганнары, районыбыз горурлыгы булган "капраз" Фатыйх Гыйсмәтуллинның хәрби юлы турында тиздән Апас Хәрби Дан һәм үзәк музейда танышып булачак,-ди үзе дә хәрби диңгезче булып хезмәт иткән, чыгышы белән Кызылтау авылыннан Фиргать Мөхәммәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев