Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тырышлык бушка китми

Көлкәш авылында Аллаһ йорты - мәчет салынуга быел көзгә 20 ел була. Мәчетле булу ул иманыбызны тагын да ныгытуга тәэсир итеп, изге гамәлләрне, саваплы эшләрне күбрәк эшләргә язсын иде дигән теләктә яши авылдашларым. Авыл зур булмаса да, алдагы елларда ун-унике кеше катнаша иде җомга намазларына. Әмма соңгы берничә ел мәчетебезгә...

Көлкәш авылында Аллаһ йорты - мәчет салынуга быел көзгә 20 ел була. Мәчетле булу ул иманыбызны тагын да ныгытуга тәэсир итеп, изге гамәлләрне, саваплы эшләрне күбрәк эшләргә язсын иде дигән теләктә яши авылдашларым.

Авыл зур булмаса да, алдагы елларда ун-унике кеше катнаша иде җомга намазларына. Әмма соңгы берничә ел мәчетебезгә йөрүчеләр саны 4-5 кешедән артмый башлады. Күбесе бакый дөньяга алышты, берничәбез күченеп киттеләр, яшьләр белән эшләү дә җитмәде. Миңа имам буларак та, мәчет салуда башлап йөрүче булганга да, бу хәл һаман да тынычлык бирми иде.

Ниһаять, күрше Кызылтау мәктәбендә укып, җәйге каникул вакытында үзләренә урын таба алмыйча йөрүче 3 укучы малайны мәчеткә тарту уе туды. Башта әти-әниләре белән киңәшеп, аннан укучылар белән сөйләшеп уртак тел таба алдык. Эшебезне иң элек мәчет ишегалдындагы куакларга, чәчәкләргә сулар сибүдән, территорияне чүп үләннәрдән, чүп-чарлардан чистартудан башладык. Акрынлап мәчет эче һәм мәчетнең эше турында кызыксына башладылар алар. Динебезне, намаз, ураза, сәдака, корбан чалу, азан, гөнаһ һәм савап, тәһарәт алу кебек гамәлләр белән дә таныша башладылар. Вәгазьләр сөйләп, район хәлләре, авылларда мәчетләрнең эшләре, конкурслар турында да сүз барды. Тора-бара Коръәннән кыска-кыска гына сүрәләр дә биреп, икенче килүдә берәм-берәм кабатлата торган булдык. Чиратлашып мәчет манарасыннан азан әйттереп, телләрен чарлап, кыюлыкларын арттырырга тырыштык. Авылда еш кына уздырыла торган аш-су табыннарына аларны да чакырып, өйрәнгән сүрәләрен дь укыта башладык. Рамазан, корбан гаетләре уздыруда, халыкны өндәүдә, башка йомышлар башкаруда ярдәмче була иделәр, сүрәләр укып үрнәк күрсәтә башладылар. Җәйге каникуллар тәмамлангач, беренче звонокта сөйләр өчен Кызылтау мәктәбе дирекциясенә хат юллап, мәчет әһелләре исеменнән бу укучыларга рәхмәт әйтүне сорый идек.

Бу югарыда күрсәтелгән чаралар, әлбәттә, эзсез калмады. Районда уздырылган Коръән уку конкурсында үз номинациясендә бу 3 егетнең берсе - Мингазов Әлфис беренче урынны алды. Ә Тәтеш шәһәрендә узучы төбәкара (6 район) Коръән уку конкурсында катнашып, беренчелекне алып, Әлфис лауреат булды. Ул декабрь аенда Казанда узган финал ярышында уңышлы гына чыгыш ясады. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния назәрәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин аңа рәхмәт хаты һәм изге Коръән Кәрим китабы тапшырды.

Әлфисләр гаиләсе район үзәгенә күченеп килде, ул үзе урта мәктәпнең 8 сыйныфында белем ала. Берүк вакытта Рамазан (иске мәчеттә) мәчетендә дини укуын дәвам итә. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Әлфискә һәм аның авылдагы сабакташларына да киләчәк бәйгеләрдә дә зур өметләр баглый.

Районыбызның барлык имам-хатыйбларына минем әйтер сүзем бар. Әгәр дә шулай эшләп, һәр мәчет саен берәр генә кеше хәзерли алсак та, ул күрсәткечләр берничә генә булмас, бәлки дистәләп булыр иде.

Азат Гомәров,

Көлкәш авылы мәчете имам-хатыйбы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев