Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тырнакларны чиста итеп тоту – сөннәт

“Тырнак кисү кебек гадәти булган гамәл белән дә савап эшләп була. Ничекме? Хәзер аңлатабыз.

  1. Тырнак кисүне җомга көнне җомга намазына әзерлек рәвешендә башкарырга мөмкин. Пәнҗешәмбе кич ахшам намазыннан соң җомга көн башлана. Шул сәгатьтән башлап җомга намазына кадәр сезнең госел коенырга, җомга намазына чиста киемнәр әзерләргә вакытыгыз булачак. Госелләнгәндә тырнакларны тәртипкә китерү бик күркәм булачак.

  2. Тырнак кискәндә аерым бер тәртип сакланса әйбәт.
Иң беренче эш итеп уң кулның имән бармагындагы тырнакны кисү, аннары - урта бармак, аннары атсыз бармак, чәнти бармакныкы киселә. Баш бармактагы тырнак иң ахырдан киселә.
Сул кулда исә иң беренче итеп чәнти бармак, аннары - атсыз, урта, имән бармакныкы киселә. Баш бармактагы тырнак, шулай ук, иң ахырга кала.

  Аяк тырнакларын кискәндә башта уң аякның чәнти бармагыннан башлыйлар һәм сул аякның чәнти бармагы белән тәмамлыйлар.

  3. Киселгән тырнакларны җиргә күмү, яки утка ягу дөрес булыр.

  4. Тырнак кисүнең вакытын һәркем үзе билгели. Ләкин 40 көннән артык киселмәгән тырнак белән йөрү килешми.

  Биредә язылган һәр гамәл хәдисләргә таянып язылды, ягъни болар Пәйгамбәребезнең сөннәте булып тора. Сөннәткә иярү – Кыямәт көнендә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шәфәгатенә ирешүнең бер юлы”, дип яза “Хозур дин турында”.

  Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/iman/2025-02-05/tyrnaklarny-chista-itep-totu-s-nn-t-4109269?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

  Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/composition-nail-care-products_14479206.htm#fromView=search&page=1&position=0&uuid=cbe6efc7-5965-456a-aede-e87c8f7d78f6&new_detail=true&query=%D0%BD%D0%BE%D0%B3%D1%82%D0%B8+%D1%81%D1%82%D1%80%D0%B5%D0%B6%D0%BE%D1%82

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев