Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Укытучылар өчен дә кагыйдәләр бар: вирус шулай куша

Мәктәпләрдә укытучылар бүлмәсен ябарга һәм укытучыларның үзара контактларын чикләргә тәкъдим итәләр.

(27 август, “Апастово-информ”).


Республикада коронавирустан саклану өчен укытучылар өчен яңа кагыйдәләр кертелә.
“Без бүген педагогларга аралашуны мөмкин кадәр киметергә, эш урыннарында дистанция сакларга, хәтта, укытучылар бүлмәсеннән дә файдаланмаска тәкъдим итәбез. Без хәзер һәр класска бер кабинетны беркетүне хуплыйбыз. Класс кабинетлар буенча йөрмәсен өчен бу шулай эшләнә”, - дип сөйли Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Авдонина билгеләп үткәнчә, Роспотребнадзор идарәсе дәрес барышында укытучыларга шәхси саклану җиһазларын куллануны таләп итми. Тик, бу, ул такта янында эшләгәндә генә һәм укучылар утырган парталар белән кимендә бер метр ара булганда гына шулай рөхсәт ителә.
“Әгәр инде, укытучылар бер-берсе белән аралашса, укытучылар бүлмәсендә очрашсалар, шәхси саклану чараларын куллану мәҗбүри. Укытучы коридорга чыкса, яки ата-аналар белән аралашса, дәрес барышында рәтләр арасында йөреп укучыларның ничек язуларын күзәтсә, ул маска кияргә тиеш”, - диде Авдонина.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе мәктәпләрдә җыелып чәй эчүләрне булдырмаска чакыра. Укытучыларның үзара аралашуын мөмкин кадәр чикләүне киңәш итә.
Әгәр инде, мәктәпләрдә укучы коронавирус белән авырып китсә, бөтен класс өйгә таратыла. Укытучы авырып китсә, аның белән контактта булган барлык педагоглар өйгә кайтарып җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев