Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ульяновсктагы солдат егетләр присяга кабул иттеләр

Ульяновск шәһәренең 42731нче хәрби частена Апас районы шефлык итә. Биредә хәрби бурычын үтәүче егетләребез янында район вәкилләре еш кунак. Быел көзен армия сафларына киткән егетләребез бу көннәрдә генә присяга кабул иттеләр. Аларның истәлекле вакыйгалары белән уртаклашырга Апас һәм Кайбыч районнарыннан делегация барды. Егетләр хәрби комиссар Илшат Паймурзин, хакимият вәкилләре, әти-әниләр,...

Ульяновск шәһәренең 42731нче хәрби частена Апас районы шефлык итә. Биредә хәрби бурычын үтәүче егетләребез янында район вәкилләре еш кунак. Быел көзен армия сафларына киткән егетләребез бу көннәрдә генә присяга кабул иттеләр. Аларның истәлекле вакыйгалары белән уртаклашырга Апас һәм Кайбыч районнарыннан делегация барды. Егетләр хәрби комиссар Илшат Паймурзин, хакимият вәкилләре, әти-әниләр, якыннары белән очраштылар, алар каршында присяга кабул иттеләр. Апастан Илшат Гыймадиев, Ранил Идиятуллин, Танай-Турайдан Илнар Хәсәнов, Иске Әнәледән Илмас Хәмидуллин, Каратуннан Реналь Гайнетдинов туган якка күп сәламнәр әйтеп калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев