Улына машина биргән апаслыга 30 мең штраф яный
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары тәүлекнең һәр минутында юллардагы вәзгыятне күзәтә. Кемнәр белән генә, нинди генә вакыйгалар белән очрашмый. Бер көндә юлда йөрү хокукы булмаган ике яшь транспортчыны тоткарлаулары хакында хәбәр иттеләр алар. Бер егет правасыз мотоцикл белән идарә иткән. Аның өчен җаваплы кешеләргә хәзер 5-15 мең штраф яный....
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары тәүлекнең һәр минутында юллардагы вәзгыятне күзәтә. Кемнәр белән генә, нинди генә вакыйгалар белән очрашмый. Бер көндә юлда йөрү хокукы булмаган ике яшь транспортчыны тоткарлаулары хакында хәбәр иттеләр алар. Бер егет правасыз мотоцикл белән идарә иткән. Аның өчен җаваплы кешеләргә хәзер 5-15 мең штраф яный. Икенче очракта, 14 яшьлек егет әтисенең машинасына утырып чыккан. Әти кешегә 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Балаларны саклыйк, күрә торып һәлакәткә юл куймыйк әле. Штрафны түләбез дә, онытырбыз, ә күз нурларыбыз бәза-казаларгы юлыгыз сәламәтлекләрен югалтса, зур фаҗигаларга тарыса, үкенечнең чиге булмас бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев