Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Урта Балтай мәктәбендә күптән инде җәй

Урта Балтай мәктәбе теплицасында быел да аллы-гөлле чәчәкләр һәм күп төрле яшелчәләр үсә. Урамда кар яуса да, яңгыр койса да, аларга куркыныч янамый.

(16 май, “Апастово-информ”).

  Коллектив һәр елдагыча теплица тутырып чәчәк, помидор, борыч үсентеләре утырткан. Кыярлары инде уңыш бирә.

Урта Балтай мәктәбе теплицасы эшчәнлеген 2012 елда башлап җибәргән. Инде ничә еллар мул итеп яшелчә уңышы җыеп алына, аллы-гөлле чәчәкләре исә күңелләрне иркәли.

- Ноябрь, декабрь, январь айларында теплицабызны чистартабыз, бактерияләрдән арындырабыз, дезинфекция чаралары үткәрәбез. Туфрагын алыштырабыз. Февраль аенда исә төп орлыкларны утырту эшенә керешәбез. Яшь үсентеләр баш калкытып, бераз үскәннән соң, аларны аерым тартмачыкларга күчереп утыртабыз. Билгеле, вак эш. Һәрберсе үзенә игътибар сорый. Тиешле туфрагы да, ашламасы да, орлыгы да кирәк. Тик, нәтиҗәсе татлы, - ди Урта Балтай мәктәбе директоры Резеда Сәлахова.

Агрокласста балалар белән өстәмә дәресләр уздырып, аларны хезмәт тәрбиясенә өйрәтәләр, тормышка әзерлиләр. Укуычылар бар да яшелчә үстерү серләрен белә. Бу турыда яратып сөйлиләр дә.

Эш тәҗрибәсе елдан-ел арта, төрләр, төсләр, утырту методлары үзгәрә.

- Кыяр, помидор, борычларның иң яхшы җимешләрен генә сайлап, орлыкларын үзебез ясыйбыз. Сыналган сортлар. Үзебезнеке булгач, чыгымы да азрак. Уңышның төп нигезе хезмәт белән бергә орлыкка да бәйле, - ди җитәкче.

Тиздән матур чәчәкләр мәктәпнең тирә-юнен бизәячәк. Яшелчәләр мәктәп яны тәҗрибә участогында урын алачак. Бакчада да җәй дәвамында балалар үзләре хезмәт куячак һәм ел буе витаминлы, тәмле азыклар белән сыйланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев