Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Урта Балтай авылы китапханәсендә “Буыннар чылбыры өзелмәсен” дигән кичә узган

Кичәнең эчтәлеге хәдисләргә, риваятьләргә таянган һәм вәгазь формасында алып барылган.

(29 март, “Апастово-информ”).


Кичәне авыл абыстае Мөнирә ханым авыл китапханәчесе Эльвира ханым белән әзерләгәннәр.
“Биредә туган телебез, динебез - милләтебезнең нигезе булып торуына басым ясалды. Балалар, өлкәннәр матур итеп мөнәҗәтләр көйләделәр. Кичәдә өлкәннәр дә, балалар да күп катнашты. Авылда киләчәктә дә гореф-гадәтләребез сакланып, буыннар чылбыры өзелмәс дигән ышаныч туды. Авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев әдәп-әхлак тәрбиясендә дин әһелләре, мәктәп, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре тыгыз элемтәдә эшләүләре турында сөйләде”, - дип хәбәр итәләр район мөслимәләр берлегеннән.
Кичәдә шулай ук район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, Шәһит хәзрәт һәм мөслимәләр берлегеннән вәкилләр катнашкан. Алар да тирән мәгънәле вәгазьләр сөйләп, катнашучыларны уйланырга мәҗбүр иткәннәр. Оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев