Урта Балтай мәктәбе теплицасы чәчәкләргә күмелгән
Урта Балтай мәктәбе коллективы быел да чәчәк, помидор, борыч, кәбестә үсентеләрен күпләп үстергән.
(7 май, “Апастово-информ”).
2012 елда үз эшчәнлеген башлап җибәргән Урта Балтай мәктәбе теплицасында елдан-елдан мул итеп кыяр, помидор уңышы җыеп алына, аллы-гөлле чәчәкләре исә районыбыз күрке булып тора.
Быел да нинди генә чәчәкләр үсми. Алар инде шау чәчәктә. Яшелчә үсентеләре дә күпләп утыртылган. Кыярлары инде өлгереп, уңышы белән сөендерергә өлгергән.
“ Ноябрь, декабрь, январь айларында теплицабызны чистартабыз, бактерияләрдән арындырабыз, дезинфекция чаралары үткәрәбез. Туфрагын алыштырабыз. Февраль аенда исә төп орлыкларны утырту эшенә керешәбез. Яшь үсентеләр баш калкытып, бераз үскәннән соң, аларны аерым тартмачыкларга күчереп утыртабыз. Бу эшне коллективыбыз, балалар белән бергәләп башкарабыз. Мул уңыш китергән хезмәтебезнең нәтиҗәсен күреп, бик нык сөенәбез, - ди Урта Балтай мәктәбе директоры Резеда Сәлахова.
Тиздән матур чәчәкләр мәктәпнең тирә-юнен бизәячәк. Әлегә теплицада җәй сулышы өләшәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев