Үзәк чыршы янәшәсендә яшь күңелле өлкәннәр чыгыш ясый
Апаста яшәүче Фәрит абый Кәлимуллин кич белән район халкына матур җырларын бүләк итте.
(3 гыйнвар, "Апастово-информ").
Фәрит абый Рәсәй пенсионерлар Союзының Апас бүлекчәсен җитәкли. 83 яшьтә булуына карамастан, тынгысыз күңелле, яшь йөрәкле ул. Хезмәт коллективлары чыгыш ясаганда Фәрит абый да читтә калмады Пенсия фонды коллективы белән берлектә Яңа ел тамашасына килде һәм матур җырларын бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев