Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Үзенә – 18, хезмәтенә – 35!

Россия Федерациясендә Гаилә елы һәм якынлашып килүче Халыкара гаилә көне уңаеннан, Борнаш авылы мәдәният йортында «Әй, язмыш, язмыш» дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә булды.

(13 май, “Апастово-информ”).

“Элеккеге традицияләрне яңарту максатында үзләренең тормышларын авыл белән бәйләп, мәдәният йорты белән тыгыз элемтәдә яшәүчеләрнең түгәрәк даталарын иҗат кичәсе итеп үткәрүне искә төшерү иде теләгебез. Кичә җылы, эчтәлекле һәм матур узды”, - ди мәдәният йорты мөдире Гөлүсә Җәләлиева.
Сәхнә түрендә – Борнаш авылының үз кызы, күптән түгел генә күркәм юбилеен билгеләп узган Гөлфинә Сәлимуллина иде. Аның яшь буынга белем һәм тәрбия бирә башлавына да 35 ел вакыт узган.
Гөлфинә апа сәнгатькә дә гашыйк. Мәдәният йортында, музей, китапханәдә узган бер генә чара да аңардан башка үтми. Ул шулай ук кул эшләренә оста. Аш-су серләрен дә яхшы белә. Үзе генә белеп калмый, мәдәният йорты каршында оешкан түгәрәкләрдә катнаша, авылдашлары белән уртаклаша.
Гөлфинә апа озак еллар Борнаш урта мәктәбендә эшли. Нәниләрне белем дөньясына җитәкләп керүдә зур өлешен куя. 35 ел дәвамында күпме укучыга беренче хәрефләрне танырга, язарга өйрәткән ул.
Иҗат кичәсенә бертуганнары, балалары, укучылары кайтты, авылдашлары, хезмәттәшләре, дуслары җыелды. Барысы да изге теләктә иде һәм мактауларга күмде үзен.
“Гөлфинә безнең авыл кызы, бик актив, сәләтле, авылның бик күп мәдәни чараларында катнаша, оештыра. Хөрмәтем бик зур аңа карата. Дуслары, туганнары, авылдашлары котлады, мин дә алар арасында идем”, - дип язган танылган авылдашыбыз, язучы Хәбир Ибраһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев