Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Великолепный век» сериалында Рөстәм паша ролен башкарган актерны хөкем иттеләр

«Великолепный век» сериалында Рөстәм паша ролен башкарган Төркия актеры Озан Гювен элеккеге сөйгәнен кыйнаганы өчен төрмә срогы алган. Бу хакта «HaberGazetesi» басмасы яза, дип хәбәр итә «Татар-информ».

  Суд аны Дениз Булутсузга һөҗүм итүдә гаепле дип таныган һәм 2 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте.

Актер үзе барлык гаепләүләрне кире какканһәм, конфликт Булутсуз инициативасы белән чыкты, дип белдергән. Шулай ук ул аны агрессиядә һәм яла ягуда гаепли.

Озан Гювен, «Великолепный век»тан тыш, шулай ук «Балалайка», «Асли и Кәрим» һәм башка фильмнарда да төшкән.

Исегезгә төшерәбез, май аенда Төркиядә «Великолепный век»ның башка «йолдызын» – Солтан Сөләйманны уйнаган Халит Эргенчны – ялган күрсәтмәләр бирүдә гаепләп, төрмә срогына хөкем иттеләр.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/velikolepnyi-vek-serialynda-rostam-pasa-rolen-baskargan-akterny-xokem-ittelar-5873706

Фото: "Великолепный век" сериалыннан стоп-кадр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев