Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Виктор Демидов: Төзәтмәләрнең төп максаты - халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту

Республикабызның Баш федераль инспекторы Виктор Демидов Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирүдә катнашты.

(30 июнь, “Апастово-информ“)


Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирүе - илебез өчен иң мөһим вакыйга. Аның максаты - гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту. Бу фикерне ТР баш федераль инспекторы Виктор Демидов тавыш бирү вакытында әйтте.

"Минем өчен барлык төзәтмәләр дә бик мөһим. Һәм бу мине монда килергә этәрде", - диде Демидов.
Ул Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирүнең ил өчен иң мөһим вакыйга булуын искәртте. Төп документтагы төзәтмәләрнең иң төп максаты - гражданнарыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрү.
"Төзәтмәләрнең иң мөһим өлеше - гражданнарның социаль һәм хезмәт хокуклары гарантияләрен иң югары конституцион дәрәҗәгә күтәрү белән бәйле", - диде Татарстанның баш федераль инспекторы.

Бүген Конституциягә төзәтмәләр кертүнең соңгы көне. Гомумән алганда, 2,9 миллион татарстанлы илнең төп Законына төзәтмәләр кертүгә үз карашларын белдерә алалар. Моннан тыш, тавыш бирүнең төрле формалары тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев