Вирус буенча тест үткәрү буенча без алда
Республикада миллионга якын тест үткәрелеп, без алдынгы унбиш регион арасында.
(4 ноябрь, “Апастово-информ”).
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәче җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина вируска тест үткәрү буенча Татарстан алдынгы 15 регион арасына керде, дип белдерде.
“Тест белән авыруны билгеләү коэффициенты - 181,6. Ә нормада ул - 150”, - диде Авдонина.
Республикада 14 дәүләт, 5 шәхси медицина учреждениесендә һәм Татарстан гигиена һәм эпидемиология Үзәгендә үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев