Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Волонтерлар Конституциядә булган үзгәрешләр хакында аңлатмалар бирәләр һәм яңалыклар турында сөйлиләр

Бу уңайдан Республикабызның сигез шәһәрендә буклетлар, брошюралар таратылачак.

(Казан, 12 март, " Татар - информ").



Әлеге җитди эшкә алынучы волонтер оешмалары Татарстанлыларга илебезнең төп документы ни рәвешле үзгәреләчәге турында сөйләячәкләр. Яшьләр эше министрлыгы утырышында яңа проектны тормышка ашыру планын төзеделәр.
Әлеге проект халыкны Россиянең төп законнары белән таныштыруга юнәлдерелгән. Бу максаттан, Республикабызда, башка регионнарда  аңлату-агарту чаралары оештырылачак.
Халык күбрәк йөргэн урыннарда - мәдәният йортлары, сәүдә нокталарында
мәгълүмати үзәкләр эшләячәк. Төп үзәкләр булып Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга һәм Чистай шәһәрләре тора. 
"Волонтерларга без төрлечә ярдәм күрсәтәчәкбез. Сез - безнең өчен бик хөрмәтле һәм үрнәк кешеләр. Шунысы куанычлы, Россиядә волонтерлар эшчәнлеге киң җәелдерелгән. Чөнки алар хезмәтендә халкыбызга хас булган рухи кыйммәтләр ята" , - дип ассызыклый Россия яшьләре җитәкчесе Александр Бугаев.
Ул шулай ук барлык яшьләр оешмалары эшчәнлегенә, төрле ирекле дружиналарга зур рәхмәтен белдерә һәм югары бәя бирә.
22 апрельдә Россия Федерациясе Конституциясендәге үзгәрешләр буенча халыкара сайлаулар узачагын тагын бер кат искә төшерә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев