Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә булышу – безнең бурыч

Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм чараларын оештыру максатыннан, җәмәгать оешмалары катнашында очрашу үтте.

(20 январь, “Апастово-информ”). 
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова оешма җитәкчеләре белән әлеге мәсьәләне уртага салып сөйләште. 
“Бүгенге көндә без җылы өйләребездә, рәхәттә яшибез. Бездән читтә, махсус хәрби операциядә булган егетләрне кайгырту, аларга ярдәм итү – безнең бурычыбыз. Хәлебездән килгән кадәр өлеш кертсәк иде”, - диде Ленар Хантимиров һәм райондашлар арасында матди яктан ярдәм итәргә теләүчеләрнең күп булуын билгеләп узды. Акча күчерү өчен аерым исәп-хисап счеты булдыру тәкъдимен җиткерде. 
Акча күчерү өчен карта номерын соңрак хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев