Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хезмәткәрләр отпускка киткән кеше өчен эшләргә тиешме?

Россия Федерациясенең атказанган юристы Иван Соловьев «Татар-информ» агентлыгына эш бирүченең хезмәткәрне үз эшен дә, ялга киткән хезмәттәшенең эшен дә берьюлы башкарырга мәҗбүр итә аламы-юкмы икәнен аңлатты.

«Эш бирүче ялга киткән хезмәттәшенең вазифаларын да, үз вазифаларын да бергә башкарачак хезмәткәрне сайлый. Әмма бу – бары тик әлеге хезмәткәрнең ризалыгы белән генә мөмкин. Димәк, моңа мәҗбүр итәргә ярамый», – диде Соловьев.

Берьюлы ике эш башкару (совмещение) шартларында эшләүче хезмәткәрнең хезмәт хакына, барлык өстәмәләре белән, окладына өстәп, өстәмә түләү дә каралган.

«Өстәмә түләү күләме хезмәткәр белән эш бирүче арасында төзелгән өстәмә килешүдә күрсәтелергә тиеш. Бу – Хезмәт кодексының 151 нче маддәсе. Ул билгеле бер суммада да, ялга киткән хезмәткәрнең окладыннан процент рәвешендә дә билгеләнергә мөмкин», – дип аңлатты юрист.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/xezmatkarlar-otpuskka-kitkan-kese-ocen-eslarga-tiesme-5877831

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/side-view-cropped-unrecognizable-business-people-working-common-desk_5839469.htm#fromView=image_search_similar&page=1&position=11&uuid=e0f485c8-06df-495a-9908-010edc3b6fc7&query=

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев