Яңа елда яңа уңышлар килсен!
Изге уй-ниятләр, олы өметләр белән атлап кергән тагын бер ел үзенең шатлыклы мәшәкатьләре белән артта калды. Без начар яшәмәдек һәм эшләмәдек. Уртак тырышлыгыбыз аркасында 2017 елда һәр өлкәдә уңышларга ирештек. Республикабызның чәчәк атуы, бәхетле, мул тормышыбыз хакына маңгай тирен түгеп, көнне-төнгә ялгап, алны-ялны белми үстергән икмәгебез, җитештергән продукциябез өчен райондашларыбызның...
Изге уй-ниятләр, олы өметләр белән атлап кергән тагын бер ел үзенең шатлыклы мәшәкатьләре белән артта калды. Без начар яшәмәдек һәм эшләмәдек. Уртак тырышлыгыбыз аркасында 2017 елда һәр өлкәдә уңышларга ирештек. Республикабызның чәчәк атуы, бәхетле, мул тормышыбыз хакына маңгай тирен түгеп, көнне-төнгә ялгап, алны-ялны белми үстергән икмәгебез, җитештергән продукциябез өчен райондашларыбызның һәрберсенә чиксез зур рәхмәтемне белдерәм. Бу ел хезмәт казанышларыбыз белән истә калыр, районыбыз тарихы битләрендә күренекле урын алыр. Ә сөйләрлек уңышларыбыз шактый. Безнең киләчәгебез булган балаларга уку һәм ял итү, сәламәтлекләрен ныгыту өчен барлык шартлар да бар. Өлкән буын да бик актив, аларның төрле бәйгеләрдә катнашып җиңү яулауларына сокланмый мөмкин түгел. Сәхнәләр буш тормый, талантларыбыз елдан-ел артып тора. Республикакүләм узган чараларда яшьләр дә, өлкәннәр дә чыгышлары белән сөендерәләр. Район үзәге, авылларыбыз танымаслык булып үзгәрә. Тигез юллар, торак пунктлар арта. Халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе канәгатьләнерлек. Тагын шунысы куандыра, районда төрле милләт, дин кешеләре бердәм, тату яши. Дини бәйрәмнәребез барлык шартын туры китереп үткәрелә. Раштуа бәйрәме дә уртак бәйрәмгә әйләнде. Хөрмәт йөзеннән барыбыз да бергә җыелабыз. "Җылы сүз-җан азыгы" диләр. Өлкән яшьтәге райондашлар һәрвакыт хөрмәттә. Сугыш ветераннары, 50, 55, 60 ел һәм аннан да күбрәк парлы гомер кичерүчеләр, фидакарь хезмәте өчен орден-медальләр белән бүләкләнүчеләр дә, атказанган исемен йөртүче хезмәткәрләр дә, хәрби хезмәттә баласын югалткан гаиләләр дә, авылларыбызда дини йолаларыбызны барлап яшь буынга тапшыручы мөфтиләребез, абыстайларыбыз да, әти сүзен әйтергә тилмереп үскән сугыш чоры балалары да игътибар үзәгендә. Халык белән булган очрашуларда һәр сорау игьтибарга алына. Барлык райондашлар исеменнән авыл җирлегендә яшәүчеләрнең проблемаларын йөрәге аша үткәреп, социаль программаларны саклап калып һәм аларның дәвамлы булачагына ышандыручы Президентыбызга зур рәхмәтемне җиткерәм.
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Сезнең тырышлык, фидакарьлек нәтиҗәсендә тагын бер елны максатчан тәмамладык. Уңышлы, мул еллар килсен, табыннарыбыз икмәкле, үзебез сау-сәламәт булыйк! Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итәм. Илгә-көнгә тынычлык, гаиләләрегездә иминлек, һәркемгә сәламәтлек телим. Һәрбер йортны мәрхәмәтлелек, шатлык, мәхәббәт җылытсын!
Рәшид Заһидуллин, Апас муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев